2020 елның 25 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итә

2020 елның 22 августы, шимбә

«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 03.03.2000 95номерлы Татарстан Республикасы Законы белән куелган бурычларны гамәлгә ашырып, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен саклауда ярдәм итү, Татарстан Республикасы дәүләт органнарының кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда үзара хезмәттәшлеге, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан гражданнарны видеокабул итү практикасы дәвам итә.

2020 елның 25 августында 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил видеоэлемтә буенча гражданнарны кабул итә.

Кабул итүгә алдан язылырга кирәк: (843) 236-41-80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International