Спас районында ТР икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов булды

2020 елның 21 августы, җомга

Болгар шәһәре Мәдәният йортында Спас муниципаль районы эшмәкәрләренең Татарстан Республикасы икътисад министры М.Р. Шаһиәхмәтов һәм Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов белән очрашуы булды.

Анда биржа мәйданчыгы эше, кече бизнес субъектларын яклау чаралары һәм башкалар турындагы мәсьәләләр каралды.

Мидхәт Рәфкать улы һәм Фәргать Вәгыйзь улы шәхси эшмәкәрләр В.П. Монаховка, Г.М. Пашаевка һәм П.М. Абдуллаевка «Без бергә» Үзара ярдәм республика акциясен үткәрүдә шәхси өлеш керткәннәре өчен «Болгар Хәләл» ҖЧҖ мәгълүмат тамгасыннан файдаланган өчен, «100 ел ТАССР» сертификатлары, шәхси эшмәкәр А.И. Мишенькинга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Эшлекле очрашуда катнашучылар «Спас казылыклары» ҖЧҖнең ит эшкәртү цехында, сәнәгать мәйданчыгында, «Болгар Хәләл» ҖЧҖнең терлек сую цехында, «Дакар» автомобильләренә юл буе техник хезмәт күрсәтү станциясендә, Ак мәчеттә, «Регина» кунакханә комплексында, «Вояж» мини-кунакханәсендә, А.А. Синицин һәм И.А. Планин КФХларында булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International