Комиссия 10 белем бирү учреждениесенең әзерлеген тикшерде: Бурак урта мәктәбе һәм аның 4 филиалы, Ким урта мәктәбе, шулай ук Вожи, Куралово, Измери һәм Ким бистәләрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре.
Комиссиянең чираттагы эш көне барлык учреждениеләрнең дә яңа уку елына әзерлек процессына җаваплы карауларын күрсәтте, педагоглар да балаларның мәктәпкә кайтуын түземсезлек белән көтәләр!