2 нче Болгар урта мәктәбендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Спас муниципаль районында, яңа уку елы алдыннан, хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы белән һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» традицион хәйрия акциясе башланып китте.

Тантаналы шартларда 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтовтан, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Ф.А. Әһлиуллиннан, Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе С.Е. Ивановтан портфельләр алды. Аларның һәркайсы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яхшы укуларын, иҗади казанышлар, җылы җәйге көннәр теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International