Акциядә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары Р.Н. Садыйков, Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Е.В. Савинов катнашты. Акция кысаларында районда яшьләр сәясәтен үстерү буенча идеяләр һәм проектлар турында фикер алыштылар.
Акция барышында “Яшьләр вакыты” яшьләр автобус туры командасы “Безнең район” актив яшьләр өчен “Яшьләрнең көнүзәк мәсьәләләрен ачыклау һәм “Безнең район - киләчәк образы” проект сессиясе кысаларында аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр кертү максатыннан “Безнең район - киләчәк образы” белем бирү программалары, шулай ук яшьләр күргәзмәсен тәкъдим итүче “Татарстан - мөмкинлекләр территориясе” яшьләр маркеты, ачык белем бирү мәйданчыклары һәм интерактив зоналар эше алып барылды. Акция азагында бәйрәм концерты булды.