20 августта халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү булачак

2020 елның 7 августы, җомга

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2020 елның 20 августында 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында башкарма җитештерү турындагы законнарны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Чарада Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы буенча суд приставларының территориаль бүлекләре һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар Палатасы вәкилләре катнашачак.

Күрсәтелгән тематика буенча сорауларны 2020 елның 14 августына кадәр Министрлыкка Kseniya.Martochkina@tatar.ru электрон почтасы адресына җибәрергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International