Смена өч спорт төре буенча узды: дзюдо-самбо - тренер Пашагин М.С., чаңгы узышлары - тренер Власов С.Н.һәм футбол - тренер Постников Г.В. Анда «Олимп» спорт мәктәбенең 50 дән артык спортчысы катнашты. Спортчыларның яше 10-15 ел.
Көненә ике тренировка: ОФП һәм СФП, ТТМ, шулай ук уен күнегүләре үткәрелде. Күнегүләрнең озынлыгы 50-55 минут иде.
Дәресләрдән буш вакытта спортчылар лагерьда үткәрелә торган төрле чараларда һәм конкурсларда катнаштылар, бу командаларны берләштерергә, дустанә мөнәсәбәтләрне җайларга ярдәм итте.