Төзекләндерелгән объектларның сыйфатын тикшерү буенча рейд үткәрелде

2020 елның 27 июле, дүшәмбе

2020 елның 27 июлендә Спас муниципаль районының милли проектларны мәгълүматлаштыруда һәм тормышка ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссия әгъзалары "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә 2019 елда «Шәһәр мохите» федераль партия проекты кысаларында төзекләндерелгән объектларның сыйфатын һәм 2020 ел объектларында эшләрнең барышын тикшереп тору буенча рейд үткәрделәр. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда Болгар шәһәренең үзәк мәйданын төзекләндерү буенча, 2018 елда халык саны 10 меңгә кадәр булган «Кече шәһәрләр» төркемендә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче буларак, безнең районга бүлеп бирелгән акчаларга эшләр башкарылды».

2019 елда төзелгән контракт кысаларында үзәк мәйданда 3 участок төзелде, аерым алганда: брусчатка җәю, агач капламалар урнаштыру, яшелләндерү, коймалар, шулай ук ял итү зоналарын яктырту, кече архитектура формаларын урнаштыру.

2020 елда эшләр дәвам итә. Үткәрелгән рейд барышында хокук бозулар ачыкланмады. Эшләр график буенча бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International