«Халык контроле» нә кергән хәбәрләр гражданлык позициясен күрсәтергә, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирә.
Бу хакта газета укучыларыбызга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы әйдәп баручы белгеч-эксперты Рузалия КАДЫЙРОВА сөйли:
-- Хәбәр итү өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә кирәк. Бу кыен түгел: "теркәлү" төймәсенә басабыз, кәрәзле телефон номерын кертәбез, Порталдан файдалану кагыйдәләре белән танышабыз.
«Халык контроле» ндә төрле проблемалар һәм сораулар, шул исәптән этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше, җәмәгать туклануы, сәүдә кагыйдәләрен бозу турында хәбәрнамә бирергә мөмкин.
«Алкогольле һәм(яки) спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу " гамәлдәге системаның бер категориясе булып тора. Мондый гаризаларны карау түбәндәге тәртип бозулар буенча алып барыла:22:00 сәгатьтән 10: 00 сәгатькә кадәр алкогольле продукция сату, сыйфатсыз продукция сату, яки яраклылык вакыты чыккан очракта спиртлы сыеклыклар сату. Проблеманы җентекләп тасвирлаудан һәм бәян итүдән тыш, мөрәҗәгать итүчеләргә мәгълүматны төгәл билгеләргә кирәк: хокук бозу урыны, аның асылы, хуҗалык итүче субъектның исеме, мөмкин булганча, касса (товар) чегы кушып, булуы мәслихәт.
Шунысы мөһим, порталга хәбәрләр авторларын ТР Дәүләт алкоголь инспекциясеннән законсыз хәмер җитештерү фактлары өчен матди бүләк көтә. Түләнә торган сумма – 1 меңнән алып 3 мең сумга кадәр. Түләү күләме ачыкланган тәртип бозу төренә бәйле.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре хәбәрнамәне алгач, планнан тыш тикшерү үткәрә. Әгәр мәгълүмат расланса, факт буенча беркетмә төзелә, ә хәбәр авторына премия түләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге категориягә керүче барлык мөрәҗәгатьләр аноним һәм ябык булып тора – мөрәҗәгатьне карау модератор һәм мөрәҗәгать итүченең үзе өчен генә мөмкин.