iВолга резидентлар өчен гариза кампаниясен озайта

2020 елның 22 июле, чәршәмбе

Идел буе федераль округының «іВолга» яшьләр форумы дирекциясе, Идел буе федераль округы регионнарыннан кызыксыну арту сәбәпле, резидентларның Форумда катнашу өчен гариза бирү срокларын озайту турындагы үтенечләр белән бик күп хатлар алды. Шуңа бәйле рәвештә Форум резидентларын теркәү срокларын киңәйтү турында карар кабул ителде.

2020 елда iВолга гариза кампаниясенең үзгәртелгән графигы:

26.06-28.07 - "Россия яшьләре" АИС платформасында Форумда резидентларны теркәү, проектны тутыру;

29.07-03.08 - Форумда резидентларны сайлап алу;

04.08-13.08 - резидентларны авторизацияләү;

10.08-28.08 - Форум тамашачыларын ivolgaforum.ru сайтында теркәү.

iВолга резидентлары үз проектын Форумның грант конкурсларына тапшырырга, төбәк һәм шәхси рейтингларга кертелгән эксклюзив контент алырга һәм Форумның барлык чараларында катнашырга хокуклы.

"Россия яшьләре" АИС платформасында форумга заявка биргән һәм сайлап алуны узган 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары iВолга резидентлары булырга мөмкин.

«iВолга» Идел буе федераль округының яшьләр форумы Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле патронаты астында уза. Форумны оештыручы булып Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә Самара өлкәсе хөкүмәте тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International