Конкурс Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2019 елның 31 маендагы 696 номерлы карары белән расланган «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Россия Федерациясе дәүләт программасының «Авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә Аналитик һәм мәгълүмати ярдәм» ведомство максатчан программасын гамәлгә ашыру кысасында Россия регионнарының социаль-икътисадый үсешендә катнашуга яшьләрне җәлеп итү һәм яшь буында патриотизм, милли үзидентификация һәм үз Ватаны өчен горурлык идеяләрен тәрбияләү максатларында уздырыла.
Быел Конкурс җиде номинация буенча уздырыла: «Минем авыл торак пунктының тарихы - «Авылның батырлыгы», «Терлекчеләр ялы», «Крестьян шәҗәрәләре», «Россия халыклары традицияләре һәм кәсепләре», «Минем хыял авылы - киләчәк авылы», «Безнең көннәр шагыйрьләре», «Авыл блогеры».
Конкурста катнашу өчен материаллар бирү срогы - 2020 елның 15 августына кадәр.
Конкурс турында нигезләмә