Спас районының Мартышачий поселогында Планин И.А. КФХ базасында АПК оешмалары арасында 2020 елгы уңышны җыюга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча конкурс узды

2020 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов җитәкчеләргә, белгечләргә һәм механизаторларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Конкурс үткәрелгәндә ашлык җыю комбайннарын әзерләүнең сыйфаты билгеләнде, «Комбайннар парады» үткәрелгәндә шулай ук урып-җыю кампаниясе чорында хезмәтне саклау һәм туфракны төп эшкәртү техникасының әзерлеге, урып-җыю чорында хезмәткәрләргә хезмәт өчен түләү һәм хезмәткәрләрне мотивацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Төп максат-уңышны җыеп алу гына түгел, югалтуларсыз эшләү дә.

Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Садыйков И.А., Евстигнеев В. С., Хәбибуллин Р. Х., Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Савинов Д. С, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Спас районы буенча инспекторы Батыршин И. Ф. кергән махсус комиссия район хуҗалыклары буйлап йөреп, ашлык җыю һәм туфрак эшкәртү техникасын киләсе эшләргә әзерләүнең сыйфаты белән танышты.

Конкурс йомгаклары буенча беренче урын Планин А.В.  КФХ бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International