Конкурста безнең районның машина белән сыер саву операторлары катнашты.
Чарада район башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе башлыгы Д. С. Савинов, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм РГВО белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Конкурс теоретик һәм практик өлештән торды. Беренче өлешендә машина белән сыер саву операторлары терлекчелеккә кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, ә практик өлештә сыер саву аппаратын сүттеләр һәм җыйдылар.
Конкурс йомгаклары буенча 1 урын Кузьмина Светлана Викторовна – "Синицин А. А." крестьян-фермер хуҗалыгының машина белән сыер саву операторына бирелде.
2 урын "Авангард" АҖнең машина белән сыер саву операторы Әхмәдиева Зөлфия Матыгулла кызына бирелде;
3 урын Спиридонов Л.В. крестьян-фермер хуҗалыгының машина белән сыер саву операторы Пантелеева Татьяна Петровнага бирелде;
4 урын Бакиров Р. Р. крестьян-фермер хуҗалыгының машина белән сыер саву операторы Матрина Ольга Геннадьевнага бирелде;
5 урын Абдрахманова Равия Нуртдин кызына "Авангард" АҖнең машина белән сыер саву операторына бирелде;
Әлеге конкурста катнашучыларның барысы да акчалата премияләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.