ИГЪТИБАР: "ТАТАРСТАН – 2020: МИЛЛИ ПРОЕКТЛАРЫ" ФОТОКОНКУРСЫ

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Конкурс 2020 елның 1 июненнән 20 декабренә кадәр өч этапта уздырыла:

1 этап (муниципаль): 01 июнь – 15 октябрь 2020 ел-муниципаль берәмлекләрдә фотоматериаллар җыю;

2 этап (муниципаль): 2020 елның 15 октябреннән 01 декабренә кадәр – фотоконкурсның республика этабы өчен муниципаль берәмлекләрдә фотографияләр сайлап алу;

3 этап (республика): 01 декабрь – 10 декабрь 2020 ел – фотографияләр республика конкурс комиссиясенә җибәрү;

4 этап (республика): 2020 елның 10 декабреннән-20 декабренә кадәр-җиңүчеләрне билгеләү, фотоконкурска йомгак ясау.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Иң яхшы эшләр ММЧда басылып чыгачак, шулай ук Татарстан Республикасының күргәзмә мәйданчыкларында күрсәтеләчәк.

Фотоконкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

- «Тавыш Бирәбез»;

-«Элек юк иде»;

-«Кунакка чакырабыз»;

-«Карар бар»;

-«Туры караш»;

-«Объективта - балалар»;

-«Республика иминлеге өчен, һәркем мәнфәгатендә».

Конкурс эшләрен бәяләү критерийлары:

- конкурсның максатларына һәм бурычларына туры килә торган эчтәлек;

- башкару сыйфаты;

Конкурс эшләрен түбәндәге адрес буенча җибәрергә: bulgar@tatarstan.er.ru 2020 елның 15 октябренә кадәр.

Һәр фотога Хокук иясенең аннотациясен һәм ризалыгын теркәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International