Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов һәм «Татарстан Республикасы Дәүләт архивы» ДБУнең күргәзмә һәм публикаторлык эшчәнлеге бүлеге башлыгы Г.Н. Фәезова үзәк китапханәгә, тармак технологияләре Спас техникумына һәм район мәктәпләренә китаплар тапшырдылар. Шулай ук китапның бер нөсхәсе район башлыгы Фәргать Вәгыйзь улына да тапшырылды. Чара район Мәдәният йорты артистлары чыгышы белән үрелеп барды.