РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү 25 июньдә Россиянең бөтен территориясендә старт алды. Сайлау участокларының 25 июньнән 1 июльгә кадәр эшләячәге турында Карар кабул ителде.
ТР Спас районы «Олимп» спорт мәктәбендә 52 кеше эшли. 2020 елның 26 июненә «Олимп» та тавыш бирү нәтиҗәләре буенча килү 100% тәшкил иткән.
Аларның яртысыннан артыгы махсус биналарда, сайлау участокларында, калганнары йорт яны территорияләрендә тавыш бирде.
Безгә Россиянең иртәгәсе көненә, шулай ук һәр гражданинның киләчәгенә яңа конституцион төзәтмәләрнең никадәр җитди йогынты ясавы мөһим, чөнки бу-безнең ил, безнең Конституция, безнең карар!