Киңәшмәдә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының палаткалар шәһәрчеге базасында "Селет-Туган Тел" һәм "Студентлар лигасы" профильле республика сменаларын оештыру һәм үткәрү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Т.Д. Сөләйманов һәм әлеге сменаларны оештыручылар командасы катнашты.