Конференциядә партиянең беренчел бүлекләреннән делегатлар, җирле сәяси совет әгъзалары, җирле контроль комиссиясе әгъзалары катнашты.
Конференция барышында делегатлар партиянең җирле бүлеге алдында торган бурычлар турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы территориясендә җирле үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар тәкъдим иттеләр, партиянең сайлау алды программасын кабул иттеләр.
Җыелучылар ачык тавыш бирү юлы белән Партиянең җирле бүлекчәсен Партиянең Татарстан төбәк бүлегенең XXXII конференциясендә тәкъдим итәчәк делегатны сайладылар. Ул-партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Фәргать Мөхәммәтов.
Фото: "Яңа тормыш"