Никольский урта мәктәбендә узган тантаналы чарада Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары С. И. Тюнев һәм мәгариф бүлеге начальнигы А. Н. Ермилин катнашты. Барлык чыгарылыш укучыларына истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә Тегулев Глеб, Мальцев Андрей, Алексеев Игорь һәм Склеренко Эмилия яхшы укулары, спорттагы уңышлары һәм мәктәп иминлеге өчен актив эшчәнлекләре өчен грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнделәр.
П.А.Карпов исемендәге Болгар кадет интернат-мәктәбе тантаналы линейкада кадетларга аттестатларны Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Е.В. Савинов тапшырды. Укучыларның күбесе мәктәп грамоталары белән бүләкләнде, ә ата-аналарга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Аверьянова Анастасия Мәгариф бүлегенең һәм Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.