26 июньдә бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында» 2012 елның 2 ноябрендәге 73-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2020 елның 26 июнендә 10.00 сәгатьтә видеоконференцэлемтә режимында җир һәм торак законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча муниципаль районнар халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Чарада Татарстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар Палатасы вәкилләре катнашачак.

Күрсәтелгән тематика буенча сорауларны 2020 елның 23 июненә кадәр Elena.Panfilova@tatar.ru электрон почтасы адресына җибәрүне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International