Утырыш эшендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины Нугаев Камил Әсгат улы, Спас муниципаль районы башлыгы Мөхәммәтов Фәргать Вагыйз улы, районның хезмәт ветераннары: Бикбулатова Мәмдүдә Хәләф кызы, Галимов Фиркат Гариф улы, Галиуллина Елена Степановна, Мөхәммәтшин Җәмил Габрахим улы, Полякова Валентина Павловна, район Советы Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре катнашты., Башкарма комитет һәм депутатлар.
Чара башланыр алдыннан барлык теләүчеләр Татарстан АССРның 100 еллыгына багышланган фото-күргәзмә белән таныша алдылар.
«Автономияле Татар Совет Социалистик Республикасы турында «гы декретка кул куелуга 100 ел тулу турында» гы доклад белән район башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов чыгыш ясады. Аннары җыелучылар алдында Дәүләт Советы депутаты К.А. Нугаев чыгыш ясады. Үзенең докладында ул ТАССР һәм Татарстан Республикасының ил үсешенә керткән өлеше әһәмиятен билгеләп үтте, район халкына һәм хезмәт ветераннарына Татарстан дәүләтчелеген торгызуда һәм үстерүдә, аның социаль-икътисади, фәнни-техник, рухи һәм мәдәни потенциалын ныгытуда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Булачак мөһим вакыйгалар турында сөйләгәндә, депутат Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында Гомумроссия тавыш бирүенә тукталды һәм әлеге вакыйганың безнең һәрберебез өчен мөһимлеген ассызыклады.
Фәнни хезмәткәр, хезмәт ветераны Мөхәммәтшин Җәмил Габдрахим улы Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгының эшчәнлеге һәм алга таба эше турында чыгыш ясады.
Соңыннан Камил Әсгатович Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан хезмәт ветераны Галиуллина Елена Степановнага Истәлекле билге тапшырды, шулай ук җыелган ветераннарга чәчәкләр бүләк итте.