Быел бәйрәм чаралары аерым шартларда узды:
аз комплектлы мәктәпләрдә бәйрәм барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, мәктәпләр территориясендә, калган мәктәпләрдә дистанцион – онлайн форматта узды. Әмма бу бәйрәм шартларын булдырырга һәм «Соңгы кыңгырау» ны онытылмаслык итәргә комачауламады.
Онлайн трансляциягә чыгарылыш сыйныф укучылары гына түгел, аларның әти-әниләре, педагоглар һәм дәрәҗәле кунаклар да кушылды. Алар барысына да нык сәламәтлек, уңышлар теләделәр.