Оператив штабның чираттагы утырышы булды

2020 елның 29 мае, җомга

Спас муниципаль районында яңа коронавирус китереп чыгара торган коронавирус йогышы таралуны кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрүне оештыру буенча Оператив штабның чираттагы утырышында пандемияне тоткарлау буенча Спас муниципаль районында кулланыла торган профилактик чаралар мәсьәләләре каралды. Утырышта Спас муниципаль районы Башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов хезмәтләр җитәкчеләрен башкарылучы чараларның барышы турында тыңлады. Кулланылган чараларга карамастан, авырулар саны арта бара һәм 29 майга безнең районда коронавирус йогышы белән 4 кеше ачыкланган, ә күзәтү астында 98 кеше.

Хөрмәтле гражданнар! Яңа коронавирус инфекциясе йоктыруны кисәтү максатыннан профилактика чараларын үтәгез, перчаткалар һәм битлек киегез! #ЯрдәмЯнәшәдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International