Район прокуратурасы РФ Җинаять кодексының 214 маддәсенең 2 нче өлешендә каралган җинаять кылган 18 яшьлек К. һәм 15 яшьлек Г. карата дәүләт гаепләвен хуплады (вандализм - ягъни җәмәгать урынында бер төркем затлар тарафыннан милекне бозу).
Суд тарафыннан 2019 елның октябрендә К., Г. белән берлектә исерек хәлдә булганда, иҗтимагый урында, «Рабига» күле буенда, гражданнарның массакүләм чараларын үткәрү урыны һәм ял итү объекты булып торучы, җәмәгать тәртибен тупас рәвештә бозып, «Рабига» күленең яр буе зонасы иҗтимагый урын булып торуын аңлап, бер сәбәпсез, 30 кешелек беседканың агач тышлыгын кул белән җимереп, шуның нәтиҗәсендә беседка өлешчә яраксыз хәлгә килде.
Югарыда күрсәтелгән уртак хокукка каршы гамәлләр нәтиҗәсендә, Болгар шәһәр башкарма комитетына, яңарту эшләренә тотылган 12 460 сумлык материалларны һәм чыгымнарны исәпкә алып, зыян китерелгән.
Хөкем ителүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныдылар, китерелгән зыянны ирекле тәртиптә капладылар.
Барлык хәлләрне исәпкә алып, суд К.га 1 ел иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләде. Балигъ булмаган Г., яшен исәпкә алып, җинаять җаваплылыгыннан азат ителә һәм аңа карата 1 елга махсус дәүләт органын күзәтү астына тапшыру рәвешендә тәрбия йогынтысының мәҗбүри чаралары кулланылды.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Район прокуроры урынбасары Фаил Гайсин