“Бердәм Россия” партиясе оештырган “Табибларга рәхмәт” бөтенроссия акциясе кысаларында “Спас үзәк район хастаханәсе” медицина хезмәткәрләренә азык-төлек һәм чәй җыелмалары тапшырылды. Акция коронавирус пандемиясе чорында табибларның, шәфкать туташларының эшенә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән.