Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алуга Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында Конкурска старт бирелде

2020 елның 18 мае, дүшәмбе

Конкурсның операторы булып «Татарстан Республикасы студентлар лигасы» РМОО тора.

Конкурста 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге гражданнар катнаша ала: яшьләр сәясәте, өстәмә белем бирү учреждениеләре челтәре хезмәткәрләре, сәнәгать предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр белән эшләү белгечләре, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, яшьләр оешмалары активистлары, 35 яшькә кадәрге яшь галимнәр. Гариза бирүченең Татарстан Республикасының яшьләр сәясәте, мәгариф һәм яшьләрне тәрбияләү өлкәсендәге казанышлары мәҗбүри шарт булып тора.

Катнашу шартлары конкурс турында нигезләмәдә бәян ителгән. Конкурсның заявка кампаниясе 2020 елның 31 июленә кадәр үткәрелә.

Өстәмә мәгълүмат өчен контактлар: тел.: 8(986)710-88-15, e-mail: mol_ipotek

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International