«Сугышчан туганлык» хәрби хәрәкәтләр ветераннарының җирле район иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы грантын кулланып, "Төньяк Кавказда һәм башка локаль конфликтларда сугышчы-интернационалистлар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә багышланган хәрби-мемориаль комплекс территориясен төзекләндерү" проектын тормышка ашыра. Әфганстан һәм Чечня ветераннары хәрби-мемориаль комплекс территориясендә баннерлар, Кызыл Йолдыз ордены һәм Батырлык ордены, мәгълүмати плитә, лавкалар, вазоннар урнаштырдылар, чәчәкләр утырттылар.