Семинарда район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, Россельхозцентр белгечләре, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм агрономнары катнашты. «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ вәкилләре үсемлекләрне чүп үләннәргә, авыруларга һәм корткычларга каршы тукландыру һәм яклау өчен эш эремәләре әзерләү буенча укулар үткәрделәр, хуҗалыклар биргән үрнәкләрдә суның катылыгын, кислотасын һәм температурасын билгеләү өчен приборларны күрсәттеләр.