Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов Игнатий, Чистай һәм Түбән Кама епискобы (Григорьев Илья Николаевич) белән очрашты. Очрашуда районның дини учреждениеләре эше мәсьәләләре, шул исәптән коронавирус йогышы пандемиясе шартларында аларның үзенчәлекләре, гражданнарның мәдәни һәм әхлакый үсеше буенча алга таба хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.