2020 елдан Татарстан Республикасында «Безнең ишегалды» программасы эшли башлый

2020 елның 13 мае, чәршәмбе

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр яңа басылып чыккан план-схема буенча фикер алышуда катнаша ала. Үз-үзен изоляцияләүнең гамәлдәге режимы белән бәйле рәвештә, кешеләр белән шәхси очрашулар уздыру мөмкинлеге юк, шуңа күрә проектлар буенча кире элемтәне онлайн режимда алу планлаштырыла. 2020 елда программага күпфатирлы йортларның 8 ишегалды территориясе кертелгән:

1. Болгар шәһәре, Пионерская ур., 56, 58, 35
2. Болгар шәһәре, Пионерская ур., 31, Гордеев ур., 9а, Пушкин ур., 26
3. Болгар шәһәре, Дзержинский ур., 2а
4. Болгар шәһәре, Гордеев ур., 20а
5. Болгар шәһәре, Горький ур., 22а
6. Болгар шәһәре, Горький ур., 22б
7. Болгар шәһәре, Х. Шеронов ур., 10
8. Болгар шәһәре, Х. Шеронов ур., 13

Кирәкле ишегалды табу өчен dvor.tatar сайтында Татарстан ишегалларын төзекләндерү картасында яисә «Программа турында» вкладкасында Спас районын сайларга кирәк.

Йортларда яшәүчеләрнең теләкләре һәм комментарийлары 16 майга кадәр кабул ителә. Аларны dvor.tatar сайты һәм 8 (800) 275-20-20 телефоны аша җибәрергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International