"ҖИҢҮ" сүзе хәтердә»

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«ҖИҢҮ» сүзе хəтердə".  Бүген, 9 нчы май көнне, Район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, картлар һәм инвалидлар  интернат – йортында социаль хезмәт алучылар һəм хезмәткәрләр өчен Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган бәйрәм концерты оештырылды.
Өлкәннәр бәйрәм чарасында элек интернат-йортта яшәгән ветераннарны, үзлəренең әти-әниләрен, туганнарын искә алдылар, күз яшьләре аша җырлар җырладылар. Бәйрәм бик җылы һəм дустанә шартларда үтте.
Интернатта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр, бәйрәм кәефе бүлəк иткəннəре өчен, артистларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International