Икенче бөтендөнья сугышы 75 ел элек тәмамланды. Бөек Җиңү нәтиҗәсе дөньякүләм берләшмәнең яңа төзелеше һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасын (БМО) төзү булды. 1945 елда 51 ил вәкиле БМОны халыкара тынычлыкны саклау һәм ныгыту, коллектив иминлекне тәэмин итү, халыкара хезмәттәшлекне үстерү һәм глобаль социаль-икътисадый алгарышка ярдәм итү өчен оештырды.
Үзенең 75 еллыгы алдыннан БМО киләчәк формалаштыру өчен глобаль хезмәттәшлекнең әһәмияте турында бөтендөнья диалогы башлап җибәрде. Ел башында узган очрашу барышында БМО Генераль секретаре Антониу Гуттериш ОГМВ җитәкчелегенә киләчәк турында җирле һәм төбәк хакимиятләрен күзаллауны тәкъдим итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.
Халыкара сәясәтне эшләүдә җирле хакимиятнең ролен ныгыту буенча үзенең мандаты кысаларында һәм әлеге проблемаларны хәл итүдә җирле һәм төбәк хакимиятләренең үзәк ролен исәпкә алып, ОГМВ онлайн-сораштыру, консультация бирү һәм сораштыруда катнашучылар санын киңәйтү юлы белән БМО-75 инициативасын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Бу уңайдан Сезне гомуми күзаллауны формалаштыруда катнашырга һәм БМОның 100 еллыгы елында дөньяның 2045 елда ничек күрүе турында сөйләргә чакырабыз. Моның өчен түбәндәгеләр кирәк:
1. 2045 елда дөньяның нинди хәлдә күрүегез турында бер минут тирәсе видеомөрәҗәгать әзерләргә. Әлеге видео БМО һәм ОГМВ сайтларында, шулай ук җирле һәм төбәк хакимиятләре өчен эре халыкара чаралар барышында трансляцияләнәчәк.
2. https://un75.online/?lang=rus сайтында кыска онлайн-сораштыру узарга.
Кушымта