Тренировкалар процессы дистанцион рәвештә уза

2020 елның 10 апреле, җомга

ТР Спас МР «Олимп «спорт мәктәбе» МБУдә тренировка процессы Татарстан Республикасы спорт министрлыгының “Татарстан Республикасы территориясендә яңа короновирус йогышын (COVID-19) кисәтү шартларында физкультура-спорт эшчәнлеген оештыру турында» 18.03.2020 ел, № 112, «Татарстан Республикасы территориясендә яңа короновирус инфекциясе таралуны кисәтү шартларында әзерләүне гамәлгә ашыручы дәүләт оешмаларында күнегүләр эшчәнлеген оештыру турында» 31.03.2020 ел, № 130 боерыклары нигезендә дистанцион рәвештә гамәлгә ашырыла.

Тәрбияләнүчеләрнең һәм тренерларның үзара хезмәттәшлеген оештыру дистанцион технологияләрдә кулланыла: шәхси компьютерлар һәм мобиль җайланмалар базасында, Zoom, WhatsApp видеосервисыннан файдаланып, төркемле видеоконференция режимында күнегү дәресләре үткәрү; спорт әзерлеге программаларына, тренировка процессының графикларына һәм дистанцион технологияләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү өчен күнегүләр дәресләре расписаниесенә кирәкле үзгәрешләр кертелде. Һәр тренерга дистанцион технологияләр кулланып күнегүләр үткәрү буенча консультация һәм методик ярдәм күрсәтү өчен методист беркетелгән. Тренер персоналы белән киңәшмәләр Zoom видеосервисы аша алып барыла.

Барлык укытучылар тарафыннан электрон журнал рәсмиләштерелгән һәм алып барыла. Дәресләр үткәрелә таләпләренә туры китереп һәм программалар тулысынча үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International