10 апрельдән 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә

2020 елның 10 апреле, җомга

«Янгын куркынычсызлыгы турында» 1994 елның 21 декабрендәге 69-ФЗ номерлы Федераль законның 30 статьясы, «Янгын куркынычсызлыгы турында» 1993 елның 18 маендагы 1866-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 25 статьясы һәм «Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим билгеләү турында» Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 01.04.2020 елгы 242 номерлы карары нигезендә язгы-җәйге чорда янгын куркынычы артуга бәйле рәвештә, 2020 елның 10 апреленнән 17 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары нигезендә, Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен, аларга шул исәптән үләнчел үсемлекләрне, камылларны, саргайган калдыкларны яндыру мөнәсәбәттә булган өчен, гражданнарга - 2 000 сумнан 4 000 сумга кадәр; вазыйфаи затларга - 15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга - 30 000 меңнән 40 000 сумга кадәр; юридик затларга 200 меңнән алып 400 000 сумга кадәр күләмдә административ штраф салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International