4 апрельдә 9: 00 сәгатьтә Спас районы белем бирү учреждениеләрендә дистанцион белем бирүне апробацияләү булды. Техник электрон чараларны, педагогларның һәм укучыларның әзерлеген тикшерү өчен җиһазлар: компьютерлар, планшетлар, телефоннар кулланып сынау дәресләре үткәрелде. Объектив сәбәпләр аркасында элемтәгә чыга алмаган укучыларга биремнәр кәгазьдә тапшырылачак.
Соңрак Спас районы мәктәпләре җитәкчеләренең видеоконференция режимында мәгариф системасының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәсе булды. Һәр җитәкче мәктәпнең дистанцион белем алуга әзерлеге турында сөйләде.
2020 елның 6 апреленнән район мәктәпләре электрон һәм дистанцион укуларга күчә. Интернет булмаса, материалларны кәгазьдә тапшыру оештырылачак. Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар өчен кирәкле барлык мәгълүмат мәктәп сайтларында һәм мәгариф бүлеге сайтында "дистанцион белем" бүлегендә урнаштырылган.