ТР Хөкүмәте үз-үзен изоляцияләү вакытына махсус пропусклар алу тәртибен раслады

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Моның өчен кыска номерга хәбәр җибәреп, махсус SMS-сервиста теркәлергә кирәк.

(Казан, 31 март, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин татарстанлыларга үз-үзен изоляцияләү чорында хәрәкәт итүгә хокук бирә торган махсус рөхсәт алу тәртибен гамәлгә кертүче карарны имзалады.

Гражданин бушлай SMS-хәбәрне түбәндәге текст белән 2590 номерына җибәрә: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Имя Отчество#серия һәм паспорт номеры#фактик яшәү урыны адресы (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов#92199632506#Казан Нигъмәтуллина 5 фатир 9).

Җавап итеп ул теркәүнең уникаль коды белән SMS-хәбәр ала.  Аннары «ЦЕЛЬ» тексты белән 2590 нчы номерга кабат SMS-хәбәр җибәрергә һәм хәрәкәт итү максатларын күрсәтергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаганнарны белем бирү оешмасына китерү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, җирләүләрдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Гражданин үз гамәлдә булу вакыты күрсәтелгән уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алган очракта, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.

Шул ук вакытта эшкә җибәрелгән затларга бары тик белешмә формасы гына таләп ителә, аны эш бирүче хезмәткәрләргә бирә ала. Белешмә Татарстан территориясе буенча хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәткә кагылмый.

ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы тарафыннан азык-төлек һәм дарулар белән тәэмин итүче волонтерларга хәрәкәт итү өчен белешмәләр бирүне гамәлгә ашырачак.

Ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән очракта, тормышка һәм сәламәтлегенә турыдан-туры янаган очракта, шулай ук азык-төлек сатып алган очракта, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп-чар чыгарганда рөхсәт алырга рөхсәт ителми. Мөһим деталь: машинада күмәк йөргән очракта, барлык пассажирларга һәм шоферга рөхсәт кирәк.

РФ Федерация Советы 31 мартта административ хокук бозулар турында РФ кодексына төзәтмәләрне хуплады. Коронавирус йоктырмаган инфекция таралу куркынычы шартларында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен гражданинга 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

Вазыйфаи затлар өчен штраф суммасы 50дән 150 мең сумга кадәр, ә юридик затлар өчен – 200дән 500 мең сумга кадәр яки 30 тәүлеккә кадәр эшчәнлекне туктатып тору.

Әгәр хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки үлеменә китергән очракта, ләкин җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан – 150дән 300 мең сумга кадәр, вазифаи затлардан – 300дән 500 меңгә кадәр, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 млн сумга кадәр штраф түләттереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International