Территориаль салым органнарында салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтү бары тик алдан язылу буенча гына башкарылачак

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле салым түләүчеләр! 2020 елның 30 мартыннан 2020 елның 3 апреленә кадәрге чорда коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралуын булдырмау максатларында территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылган.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, 2020 елның 3 апреленнән соң һәм аерым күрсәтмәләргә кадәр территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү Россия Федераль салым хезмәтенең "инспекциягә кабул итүгә онлайн-язма" интерактив сервисы ярдәмендә Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында алдан язылу аша гына башкарылачак. Балалар белән мөрәҗәгать итүченең, шулай ук алдан сервис аша кабул итүгә язылган 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның иминлеге максатларында, хезмәт күрсәтелмәячәкләр.

Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырылган интерактив сервислар аша элемтәгә керергә чакыра.

Кирәкле мәгълүматны Россия Федераль салым хезмәтенең бердәм контакт-үзәге телефоны аша алырга була: 8-800-222-2-222.

Бергә эшләп, без инфекция таралуны туктатырга һәм илдәге хәлне тотрыкландыра алачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International