Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының социаль яклау бүлеге Спас районы халкына социаль хезмәтләрне электрон рәвештә алуны өстен күрүне сорап мөрәҗәгать итә.
Республикада иң кирәкле 8 хезмәтнең электрон рәвешенә күчерелде: мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен төп компенсацияне билгеләү, балага айлык пособие, пенсионерларга йөрү өчен бер тапкыр бирелә торган пособиене билгеләү, күп балалы гаиләләрдә белем алучы балаларга ай саен бирелә торган субсидия, 18 яшькә кадәрге 3 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар билгеләү, күп балалы гаиләләрдәге балалар өчен дару чараларына субсидияләр һәм инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр-ташламалар билгеләү.
Хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлергә, Шәхси кабинет булдырырга һәм тиешле гариза бирергә кирәк. Социаль яклау хезмәткәрләре барлык кирәкле мәгълүматларны ведомствоара электрон багланышлар системасы аша ала.
Өлкән туганнарга карата аеруча игътибарлы булыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләр күп кеше һәм җәмәгать урыннарында булуны минимальләштерү өчен.