Зона турнирында җиңделәр

2012 елның 15 ноябре, пәнҗешәмбе
Безнең районның яшьләр командасы “Олимп” универсаль спорт залында үткәрелгән мини-футбол буенча республика беренчелегенең зона турнирында җиңеп чыктылар.
Спортның бу төре буенча егетләр арасында ТР беренчелеге ярышларында байтак команда катнаша һәм тамашачылар да күп килә. Безнең егетләр дә бу ярышларда актив катнашалар. Тренер Владимир Постников җитәкчелегендәге “Волна” командасы зона ярышларында гына түгел, республика турнирларында да елдан-ел уңышлы чыгыш ясап, республиканың зур шәһәрләреннән килгән командалар белән көч сынаша. Шуңа күрә “Олимп”та үтәчәк ярышлар алдыннан да безнең команданы турнирның фаворитлары дип санап, көндәшләре алар белән уйнауга бик җаваплы карадылар. Һәр матчның соңгы минутына кадәр көрәш киеренке барды.

Бу юлы безгә биш район футболчылары кунакка килде. Барлык катнашучылар ике төркемгә бүленеп, беренче һәм икенче урынга чыгучылар ярымфиналда көч сынаштылар. Төркемдә безнең егетләрнең көндәшләре – Яңа Чишмә һәм Нурлат спортчылары булды. Матчлар күрсәткәнчә, көндәш көчлерәк булган саен, “Волна” уенчылары тагын да ныграк берләшеп, үзләренең югары тәҗрибәгә ия булуларын дәлилләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International