Экология дәресе

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
Узган җомга көнне республика мәктәпләрендә бердәм экология дәресләре үткәрелде.
Аның максаты – үсеп килүче буынның экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, укучыларда туган як табигатенә сакчыл караш тәрбияләү.

Бу гомумреспублика акциясе кысаларында “Спас” табигый заказнигының әйдәп баручы белгече Любовь Мурзак 1нче мәктәпнең өченче класс укучылары белән очрашты. Ул укучылар белән тирә-як мохиткә – һавага, җиргә, суга, җәнлекләргә һәм үсемлекләргә сакчыл карарга кирәклеге турында әңгәмә алып барды. Табигать үзенә генә хас гаҗәеп һәм гүзәл сыйфатларга ия. Ни кызганыч, үсемлекләрнең һәм җәнлекләрнең кайбер төрләре бүген югалу куркынычы алдында тора. Ә бит аларның киләчәге безгә дә бәйле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International