“Корылманың җимерелү куркынычы”

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе
Бүген, 11нче сентябрьдә, балаларның куркынычсызлыгын яклау айлыгы планында каралган, балаларда куркынычсызлык күнекмәләрен булдыру максаты белән мәктәпкәчә балалар учреждениесе “ Кояшкай” балалар бакчасында эвакуация уздырылды. “Корылманың җимерелү куркынычы” дигән эвакуация быел беренче мәртәбә уздырылды. Объектның гражданнар оборонасы җитәкчесе боерыгы белән бинада куркынычсызлык кагыйдәләре булдырылды. Өйрәтү тренировкасы шуны күрсәтте: балалар тревога сигналларын яхшы беләләр, чыгу юлына оешканлык белән һәм паникасыз юнәлделәр. Балаларны һәм персоналларны эвакуацияләүгә 5-6 минут вакыт китте.
Бу чарада Башкарма комитетының мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, ТР сы буенча надзор белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International