“ Рус телле балаларга татар телен укытуда “

2012 елның 4 сентябре, сишәмбе
4 нче сентябрьдә Алексеевск муниципаль районының 1 нче номерлы урта мәктәбендә рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен педагогия фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Хәйдәрова Р.З. җитәкчелегендә зона семинары уздырылды. Спас районыннан семинарда 14 укытучы катнашты. Семинарның темасы: “ Рус телле балаларга татар телен укытуда “ Күңелле татар теле” укыту – методик комплектын куллану үзенчәлекләре һәм 1-2 нче сыйныфларны яңа федераль дәүләт таләпләренә туры килгән дәреслекләр кулланып укыту”. Авторы педагогик фәннәр кандидаты, доцент Хәйдәрова Р.З. Федераль дәүләт белем бирү стандарты укытуда нәтиҗә таләп итә , безнең төп нәтиҗә - аралашу. Аралашуга өйрәтүдә коммуникатив метод зур өстенлек алып тора. Укытучлар семинар барышында башка проблемалар буенча да фикер алыштылар. Чираттагы семинар октябрь аена планлаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International