Антонина Синицына: сизелми дә үткән гомерләр...

2018 елның 14 июле, шимбә

Күптән түгел шәһәрдә яшәүче Антонина Синицина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне кечкенәдән нужаны күп күреп үссә дә, узган гомерен җылы хисләр белән искә ала.

Ирина Телицына

Үскәч нинди һөнәр иясе булу турында Антонина уйлап та карамаган, вакыты нинди бит, сугыш еллары. Мәктәпнең алты классын тәмамлагач, ул үзе дә уйламаганда тегүче булып китә.

Сугыш вакытында ул өйләр җыештыручы булып йөргән, аннан Куйбышев исемендәге Затонда ФЗО курслары тәмамлап, артельдә кием тегүче булып эшләгән. Өйрәнчек итеп бик оста тегүчегә билгеләнгән, ул аны тегү эшенең бөтен нечкәлекләренә өйрәткән. Баштан аңа кием тегү эшләрен генә биргәннәр, ә инде остарып киткәч, үзе кисеп тегә башлаган.

– Мин һәрвакыт директор Анастасия Григорьевна Техтелеваның ярдәмен тоеп эшләдем, – дип җылы хисләр белән искә ала Антонина Фёдоровна. Коллективта барысы да ярдәмчел иде, без дус-тату эшләдек...

Илленче еллар башында ул яңа гына армия хезмәтеннән кайтып төшкән Павел Синицинга кияүгә чыгып, гаилә корып җибәрәләр һәм ярты гасыр бергә матур гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Балалар үстергәндә күбрәк өйдә утырырга туры килсә дә, тегү эшен ташламаган. Ул сораган кешеләргә бер нинди авырлыксыз хатын-кызлар блузкалары, ирләр чалбарлары, хәтта пәлтәләр дә тегеп биргән. Яхшы гына тәҗрибә туплагач халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатына эшкә чыккан. Гади тегүчедән кисеп тегүче остага кадәр булып җитешкән. Эшен тырышып, җиренә җиткереп башкарган, һәрвакыт планны үтәп барган. Казанда узган алдынгылар слётына делегат булып та сайланган. Намуслы хезмәте өчен кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән...

Аннан соң Антонина Фёдоровна район хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә егерме елдан артык санитарка булып эшләгән. Әле моннан тыш, буш вакытында балаларын кая калдырырга белмәгән хезмәттәшләренең балаларын да карашкан. Күңеле иркен Антонина Фёдоровна өендә үз оныклары гына түгел, башка бала-чагалар да күп булган.

Ире Павел Васильевич та уңган балта остасы буларак танылган. Ул буш вакытларында кешеләр соравы буенча агачтан урындыклар, өстәлләр, комодлар һәм башка өй җиһазлары эшләгән. Синициннар әле үз хуҗалыкларында дуңгыз, сарык, казлар асрарга да, бакчада яшелчәләр, бәрәңге үстерергә дә вакыт тапканнар.

Балалар да сиздермичә үсеп җиткән. Сергей мәктәпне тәмамлагач, Саратовтагы хәрби училишеда укыган. Воронеж шәһәрендә хезмәт итеп полковник дәрәҗәсе алган, югары вазифаларның берсен биләгән. Уллары Юрий да хәрби кеше булырга хыялланган, тик язмышы башкача килеп чыккан. Кызганычка каршы, Антонина Фёдоровна улларын җирләгән инде. Ә кызы Нина, әнисе кебек үк озак еллар КБОда тегүче булып эшләгән, аннан соң шәһәрдәге 1нче мәктәптә технология фәненән балаларга белем биргән. Хәзер Антонина Фёдоровна кызы Нина Павловна тәрбиясендә яши.

Антонина Фёдоровнаны юбилее белән котларга районның контроль-хисап палатасы рәисе Мансур Гыйматдинов, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, район хастаханәсенең элеккеге хезмәткәрләре, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һәм туганнары килгән иде.

Кунаклар юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәкләр, күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырдылар.

Юбилярга авырлыкларга бирешмәве, тырыш һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп, аңа сәламәтлек, иминлек, тынычлык теләделәр.

– Без гаиләдә җиде бала үстек, иң олы апабыз Антонинага сәламәтлек телибез, безне сөендереп озак яшәсен иде, – ди Казан шәһәреннән юбилейга кайткан туганы Александра Фёдоровна.

– Безнең әби – дөньядагы иң яхшы әби, – дип кушыла оныгы Юлия, – ул һәрвакыт безгә ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тора.

Ә Антонина Фёдоровнаның ягымлы елмаюында аңа күрсәткән тәрбия һәм ихтирамга рәхмәт хисләре чагыла.

Намуслы хезмәт итәргә һәм хәлеңнән килгәнчә кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, ди ул янәшәсендәгеләргә. Аның озак яшәү серләре дә шундадыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International