Коррупциягә «юк», дип әйтик!

2017 елның 8 декабре, җомга

Болгардагы 1нче урта мәктәптә ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышлап класс сәгате үткәрделәр.
Әңгәмәдә Спас районы прокуроры ярдәмчесе Фаил Гайсин, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Евгений Купоросов катнашты.
 
Ачык дискуссия клубы утырышы формасында 9–10 класс укучылары коррупция, ришвәтчелек, мошенниклык, акча таләп итү, дәүләт малын әрәм-шәрәм итү, хезмәт урыныннан явыз ният белән файдалану очракларының нидән гыйбарәт булуы турында сөйләделәр, кайбер мисаллар китерделәр. 
 
Өлкән класс укучылары төркемнәргә бүленеп ришвәтчелекнең сәбәпләрен атадылар, шулай ук “Коррупциягә – юк, дип әйтик!” рекламасын күрсәттеләр һәм әлеге проблеманы хәл итү юлларын билгеләделәр.
 
Дәрес азагында кунаклар ришвәтчелекнең сәбәпләре турында фикерләре белән уртаклаштылар, Россия Федерациясендә кабул ителгән ришвәтчелеккә каршы көрәш законнарына кагылышлы сорауларга җавап бирделәр, ришвәтчелекнең ил үсешенә нинди зыян китерүен аңлатып үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International