Казан шәһәрендә үткән 9нчы махсус “Арт-галерея” ярминкәсендә Болгар музей-тыюлыгы да катнашты.
Бу ярминкәгә безнең танылган рәссамнарыбыз Валериан Киргизин һәм Наталья Максимованың борынгы Болгар күренешләре, архитектура һәйкәлләре, пейзажлары, шулай ук музей-тыюлык осталарының кулдан эшләнгән сувенирлары да тәкъдим ителде.
Бу эшләрне ярминкәдә күрсәтү Татарстан Республикасы Халык һөнәрчелеген үстерү үзәгендә үткәрелгән “Татарстан Республикасы туристлар сувениры-2017” икенче ачык конкурсында катнашучылар исемлегенә керергә мөмкинлек бирде. Конкурс йомгаклары буенча музей-тыюлык “Музей сувениры” һәм “Шәһәр һәм туристлар маршруты сувениры” номинацияләрендә дипломнар белән бүләкләнде.