"Табигатьне саклау - Ватанны саклау!" темасына экологик КВН

2020 елның 25 нче февралендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында "Эрудит" программасы кысаларында экологик КВН уздырылды.
Чараның бурыч һəм максатлары:
- эмоциональ мөнəсəбəт аша өлкəннəрдə табигатькə кызыксыну уяту;  иптəшлек хисе, уендагы көндəшеңə карата хөрмəт булдыру; "Эрудит" технологиясенə нигезлəнеп, реакция тизлеген, логик фикерлəүне үстерү; социаль хезмəт алучыларны бердəм эшчəнлек белəн мавыктыру.
КВНны алып баручы - тəрбияче Пантелеева С.А. командаларны һəм кунакларны котлаудан башлады. Экология темасына үткəрелгəн мондый шөгыльлəрнең ни өчен кирəклеген аңлатты. Табигатькə мəхəббəтнең бөек хис булуына игътибарны юнəлтте. Мондый чаралар кешене яхшырак, гаделрəк, жаваплырак һəм мəрхəмəтлерəк итə.Ə боларга ирешү өчен, игътибарлы һəм кызыксынучан булырга кирəк.
Ике команда - "Планета хужалары" һəм "Экологлар" бер-берсен девиз белəн сəламлəделəр, һəм жюрига алдан əзерлəнгəн сəламнəрен житкерделəр. Команда əгъзалары бөтен биремнəрне лаеклы рəвештə үтəделəр. Биремнəр унау иде, экологик сорауларга төгəл жаваплар алынды. Сораулар төрле иде: "Разминка", "Мине тап", "Музыкаль калейдоскоп" һ.б. "Урман докторы" бəйгесе иң кызыклы бəйге булды, биредə авыруга рецепт язып бирергə кирəк, тик кул астында дарулар да, бинт та юк, ə жирдə үсə торган дару үлəннəре генə. Катнашучылар əлеге дару үлəннəренең нəрсəдəн файдалы икəнлеген искə төшерделəр. Рецепт язып биргəндə, бөтен команда бергəлəп киңəшлəшкəннəн соң гына карар кабул иттелəр. КВНда беркем дə күңелсезлəнеп утырмады, хəтта тамашачылар да, үз командасы өчен жан атып, катнашып утырдылар. Дөрес жавап өчен алган балларын үз командаларына бүлəк иттелəр.

Соңгы яңарту: 2020 елның 25 феврале, 16:44

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International