«Социаль хезмәткәр көне»

8 нче июньдә социаль өлкәдә эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бүген коллективның тантаналы җыелышында Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры Костина А.В. интернат-йорт хезмәткәрләренең авыр хезмәтен билгеләп үтте һәм почет грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Шулай ук ТР Спас муниципаль районы башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Савинов Евгений Викторович, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Спас муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге башлыгы Шеронова Надежда Викторовна, Cпас мунициапаль районында “Рассвет” халыкка социаль хезмәте күрсәтү үзәге директоры Гибадуллина Светлана Викторовналар да тулы изоляциядә булган коллективны котларга килгән иде.

Интернат-йорт коллективы өчен көтелмәгән сюрприз булып күчмә бәйрәм концерты торды, аны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ф.Ш.Низамов җитәкчелегендә Район мәдәният йорты артистлары оештырган иде.

Интернат-йортта яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр бәйрәм концерты өчен олы рәхмәтләрен белдерәләр.

Соңгы яңарту: 2020 елның 9 июне, 08:07

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International