Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яки Изге Петр һәм Февронияне искә алу көне үткәрелде. Бу көн – тормыштагы иң зур кыйммәтләрнең берсе булган гаиләне хөрмәтләүче, яктылык һәм җылылык белән тулы бәйрәм. Әлеге көн очраклы гына сайланмаган. Нәкъ менә 8 нче июль көне изге Петр һәм Февронияне искә алу көне булып тора. Риваятьләр буенча аларның мәхәббәте бөек көчкә ия булган, хәтта үлем дә аларны аера алмаган.

Гаилә көне символы булып ромашка чәчәге тора. Тыйнак кына, гади бер чәчәк. Ак таҗлары уртасында кечкенә генә кояш урнашкан. Ромашка элек-электән мәхәббәт символы булып тора: кызлар “ярата-яратмый” дип, чәчәккә үзләренең иң яшерен серләрен сөйли торган булган. Интернат-йортта яшәүчеләр дә хезмәт терапиясе дәресләрендә бу нәфис чәчәкләрне ясадылар, алар белән бүгенге бәйрәмгә дип беседкабызны бизәделәр.

Безнең интернат-йортта ирле-хатынлы Шабалин Геннадий Ильич белән Наталья Геннадьевна яши, нәкъ менә биредә алар үз бәхетләрен - парларын таптылар. Бәйрәм хөрмәтенә социаль хезмәт буенча белгечләр һәм интернатта яшәүчеләр бергәләп уздырган чарада мәхәббәт, гаилә һәм бәхет турында әңгәмә уздырылды, җырлар җырланды, ир заты үзенең хәләл җефетенә ромашка бәйләме бүләк итте.

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларга   зур тату гаиләдә яшәүләрен, аларны яратуларын, кайгыртуларын тоярга ярдәм итү иде.

Гаилә, Мәхәббәт һәм Тугрылык көне – һәр гаилә өчен кадерле бәйрәм! Ул тормышта иң мөһиме, кыйммәтлесе һәм әһәмиятлесе! Үзегезнең гаиләгезне кадерләгез һәм саклагыз!

Соңгы яңарту: 2020 елның 8 июле, 11:55

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International