2019 елның 25 нче ноябрендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында Лисюк Варвара һəм "Күңелле компания" житəкчелегендə "Əнилəр көне"нə багышланган чара узды.
Чараның максат һəм бурычлары өлкəннəргə хөрмəт, мəрхəмəтлелек тəрбиялəү, "Күңелле компания" төркеме балалары катнашында заманча жыр һəм биюлəр һəм фольклор аша өлкəн яшьтəгелəрнең күзаллавын үстерү иде.
Чара башында барлык хатын-кызларны шигъри формада Əнилəр көне белəн котладылар. Аннары социаль хезмəт алучыларны төрле уен, шаярулар, шигырьлəр, табышмаклардан торган "КВН" уены формасында балалар котлады. Өлкəннəр өчен үсеп килүче буынның игътибары һəм кайгыртуы аеруча мөһим. Балалар өлкəннəр каршында бик телəп, аеруча жылылык һəм наз белəн чыгыш ясадылар, аларны чын артистлардан аерып та булмады.
Чара азагында балалар өлкəннəр белəн истəлек фотосына төштелəр, əнилəр турында жырлаганда, тамашачыларның тəэсирлəнүдəн күңеллəре нечкəрде.
Соңгы яңарту: 2019 елның 26 ноябре, 11:44