Космонавтика көне

2019 елның 12 нче апрелендə Спас картлар һəм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмəт алучылар өчен социаль эшлəр буенча белгеч Савинова С.А. һəм Шишкина Р.Г. тарафыннан "Өлкəннəргə патриотик тəрбия" технологиясе кысаларында Космонавтика көненə багышланган чара үткəрелде.
Чара барышында белгечлəр өлкəннəргə Космонавтика бəйрəменең тарихы һəм традициясе турында искə төшерделəр, беренче космонавтлар турында видеоролик күрсəттелəр, шулай ук Космонавтика көненə багышланган викторина үткəрделəр.
Чарада катнашучылар күп еллар элек телевизордан күрсəтелгəн вакыйгаларны, ул вакыттагы кешелəрнең галəм турында нəрсə уйлаулары, хис-кичерешлəре турында искə төшерделəр.
Əлеге чараның максаты булып интернатта яшəүчелəрнең дөньяга патриотик карашларын ныгыту торды.

Соңгы яңарту: 2019 елның 12 апреле, 16:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International